Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

«Кызыл тау» мәдәният үзәге» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе эшчәнлеге турында мәгълүмат

«Кызыл тау» мәдәният үзәге» МБМУ 2012 елның 5 октябрендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре авылларында «Авыл клублары» Республика программасы буенча Элеватор тавы торак районында төзелеп сафка кертелә. 2016 елның 24 сентябрендә Суар торак комплексында – икенче һәм 2017 елның 21 ноябрендә Чулман проспектында өченче бина ачылды.

Үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре: клуб берләшмәләре эшен оештыру, массакүләм-мәдәни чаралар: конкурслар, фестивальләр, концертлар, календарь бәйрәмнәр, юбилейлар, корпоратив һәм иҗат кичәләре, шәһәр күләмендәге чараларны, артистлар һәм сәнгать коллективларының иҗат эшчәнлеген оештыру; милли мәдәниятне, телне, йолаларны, гореф гадәтләрен пропагандалау һәм үстерү; балалар, яшүсмерләр, эшләүче яшьләр һәм район ветераннарының ялын оештыру (халык теләген истә тотып); шәһәр һәм башка республика коллективларының һәм артистларының концерт һәм спектакльләрен оештыру һәм үткәрү; үзешчән сәнгатьне оештыру.

Бүгенге көндә үзәктә түбәндәге 20 клуб берләшмәсе эшли: АРТ-клублар, вокал һәм бию берләшмәләре, күптөрле катнаш секция, сәламәтләндерү аэробикасы төркеме, вокаль ансамбльләр һәм өлкән буын өчен кызыксынулар буенча клублар, нәниләр өчен клублар, күчмә китапханә, җыр һәм бию ансамбльләре, модель сәнгате һәм эстетик тәрбия клубы.

Мәдәният үзәгендә профессиональ оештыручылар, клуб берләшмәләре җитәкчеләре, тавыш операторы, алып баручылар, вокалчылар һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары хезмәт куя. Шәһәр һәм Татарстан Республикасының популяр артистлары һәм иҗат коллективлары белән тыгыз хезмәттәшлек алып барыла.

Ел саен үзәктә балалар һәм зурлар өчен 300 дән артык чара уза. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Ир-атларга багышлана», Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Яз сулышы», Җиңү көненә багышланган бәйрәм концертлары, иҗат сезоны ачылу уңаеннан һәм хисап концертлары.

Элеватор тавы торак районында яшәүчеләр өчен шәһәрнең түбәндәге коллективлары чыгыш ясады: «Сарасвати» һинд биюе студияләре, балалар музыка мәктәпләре, «Болгар» бию театрының халык уен кораллары оркестры һәм солистлары, «Чаллы сувениры» халык уен кораллары ансамбле, Башкортстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Фидан Гафаров һәм Ләйлә Дәүләтова; Илмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов; Ринат һәм Илшат Хәмәдиевлар; Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле (Казан шәһәре); «Чишмә» халык мәдәнияте үзәгенең «Веснянка» украин халык ансамбле; Тукай районы артистлары һәм иҗат коллективлары, «Гөлнәзирә» башкорт халык фольклор ансамбле концертлары һәм «Чишмә» халык мәдәнияте үзәгенең «Сөмбел» татар фольклор вокаль ансамбле спектакле; Яр Чаллы татар дәүләт драма театры, Яр Чаллы курчак театры һәм «Җиде диңгез» камера театры спектакльләре.

Үзәктә ел саен халык актив катнаша торган Яңа елга бәйрәм чаралары һәм «Май чабу» халык бәйрәме үткәрелә.

Атна саен балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр белән эш алып барыла: «Барысын да белергә телим» һәм «Культоспринт» проектлары тормышка ашырыла. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен үзәк китапханә белән берлектә атналык танып белү сәгатьләре; мәктәп каникуллары көннәрендә чаралар уздырыла (мастер-класслар, уеннар, танып белү, күңел ачу программалары).

Балаларны яклау көненә, Изге Валентин көненә, Белем көненә багышланган бәйрәмнәр; каникуллар чорында җәйге ял клублары һәм уен мәйданчыклары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен балалар уен комплекслары эше оештырыла.

Мәдәният үзәгендә Өлкәннәр ункөнлеге, Җиңү көне, 23 февраль, 8 Март бәйрәмнәре уңаеннан Элеватор тавы торак районында яшәүче өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәмчә чәй табыны әзерләү традициягә әйләнде.

Үзәк эшчәнлегенең бер юнәлеше булып фойеда күргәзмәләр оештыру тора. Анда ел саен 1 нче балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең һәм Яр Чаллы картиналар галереясе фонды эшләреннән күргәзмәләр ачыла, «Бу май өчен без Сезгә рәхмәтле» шәһәр конкурсы җиңүчеләренең фотоларыннан күргәзмә, декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсе оештырыла.

«Кызыл тау» мәдәният үзәге «Сабан туе гүзәле» шәһәр конкурсын, алып баручылар һәм аниматорларның «Конферансье» шәһәр конкурсын, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Җирдә тынычлык» дип исемләнгән патриотик җырлар фестивален, «Бу май өчен без Сезгә рәхмәтле» шәһәр фотолар конкурсын, «Ирекле сәхнә» төбәк һәвәскәрләре иҗат конкурсын, «Бар дөнья әниләрдән башлана» шәһәр презентацияләр һәм видеороликлар конкурсын оештыручы ролендә булды.

2015 елда Мәдәният хезмәткәрләре көнендә үзәккә «Мәдәниятне – массаларга» номинациясе бирелде. Татарстан Республикасы көненә муниципаль берәмлекләр арасындагы республика смотр-конкурсында җиңү яулаган өчен үзәк Форд Транзит автомобиле белән бүләкләнде. 2017 елгы эшчәнлек өчен үзәккә «Ышанычлылык һәм профессиональлек» исеме бирелде.

Директоры: Абросимова Наталья Викторовна 

Электрон почта адресы: kzl.tau@mail.ru

өстәмә почта тартмасы tau.kyzyl@yandex.ru

Администрациянең эш режимы:

1. Элеватор тавы торак районы, Элеваторская урамы, 20 йорт: дүшәмбе-җомга 8.00-17.00, тел. +7(8552)71-20-24 ; 

2. Суар торак массивы, Звездная урамы, 23 йорт: дүшәмбе-җомга 9.00-18.00, тел.+79270480782; 

3. Чулман проспекты, Лесная тукталышы: дүшәмбе-җомга 8.00-17.00, тел. +79274578728.

Контакттагы төркеме: https://vk.com/ck_kzl.tau2012

INSTAGRAM : tau.kyzyl

Youtubтагы каналы: https://www.youtube.com/channel/UCoPM2lBHyhy_s6-_qEmy5L

«Кызыл тау» Уставы.pdf

ОРГН ИНН.pdf

Приказ.pdf

Элеватор - күчермә.docx

Суар - күчермә.docx

Чулман - күчермә.docx

2018 елның 1 мартына «Кызыл тау» мәдәният үзәге» МБМУ хезмәткәрләренең исемлеге

Планнар.docx

1.pdf ; 2.pdf  «Кызыл тау» мәдәният үзәге» МБМУ да хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча план. 

НОК_Кызыл_тау.pdf 


Хезмәткәрләр:


Пятница, 3 мая 2024, 17:24