Мы в социальных сетях

Описание:

                                                  Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге

                                                       Башкарма комитеты карамагындагы

                                                                 Иҗтимагый совет

·  Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карамагындагы Иҗтимагый совет Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2016 елның 10 августындагы 4150 номерлы карары нигезендә төзелгән.

 

·  2016 елның 23 августында Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесе Г.К. Әхмәтова, Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Р.М. Хәлимов, мәдәният, мәгариф һәм яшьләр белән эшләү, физик культура һәм спорт идарәләре башлыклары катнашында Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы булды. Анда советның рәисе, рәис урынбасары һәм секретаре сайланды.

                                                                      Мәгълүмат

Иҗтимагый советның төп максатлары:

- гражданнарның ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алу, җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре чикләрендә иҗтимагый берләшмәләрнең, дәүләтнеке булмаган коммерциясез оешмаларның хокукларын һәм ирекләрен яклау;

- иҗтимагый, һөнәри һәм иҗат берләшмәләре вәкилләрен тиешле өлкә эшчәнлегенә караган мәсьәләләр буенча төп юнәлешләрне эшләүгә җәлеп итү, Башкарма комитет эшчәнлегенең ачыклык һәм хәбәрдарлык принципларын тормышка ашыру;

- Яр Чаллы шәһәре муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган муниципаль хезмәтләрнең сыйфатына җәмәгатьчелек контролен көчәйтү, тиешле өлкәдә ачыклык, законлылык һәм профессиональлек принципларын үстерү.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карамагындагы 

мәдәният, мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәтләр күрсәтү 

шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү буенча Иҗтимагый совет составы:

1.

Иҗтимагый совет рәисе

Зайцева Валентина Алексеевна

Иҗтимагый совет рәисе, педагогия хезмәте ветераны, «Россия Пенсионерлар берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәрендәге җирле бүлеге әгъзасы (килешенү буенча)

2.

Иҗтимагый совет рәисе урынбасары

Манусова Валентина Николаевна

Иҗтимагый совет рәисе урынбасары, хезмәт ветераны, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәрендәге «Мәдәният һәм сәнгать ветераннары берлеге» рәисе урынбасары (килешенү буенча)

3.

Иҗтимагый совет секретаре

Львова Роза Алексеевна

Педагогия хезмәте ветераны, шәһәр ветераннар советы әгъзасы (килешенү буенча)

4.

Иҗтимагый совет әгъзасы

Зөбәерова Диләрә Гамир кызы


Яр Чаллы шәһәрендә иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге җитәкчесе (килешенү буенча)

5.

Иҗтимагый совет әгъзасы

Колесников Дмитрий Алексеевич


Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр парламенты рәисе (килешенү буенча)


6.

Иҗтимагый совет әгъзасы

Жестков Эдуард Михайлович

«Әтиләр берлеге» рәисе (килешенү буенча)

7.

Иҗтимагый совет әгъзасы

Миргалимова Мөслимә Гариф кызы

Шәһәр ветераннар советы рәисе урынбасары (килешенү буенча)

8.

Иҗтимагый совет әгъзасы

Фәйрушин Әнәс Батыр улы

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (килешенү буенча)

9.

Иҗтимагый совет әгъзасы

Фәтхуллина Роза Гариф кызы

Яр Чаллы инвалидлар оешмасының идарә рәисе (килешенү буенча)

Элемтәләр:  423805, ТР, Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, email: uochelny@mail.ru


Ел саен үткәрелә торган мониторинг

Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет

Оешма-оператор

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карамагындагы Иҗтимагый совет

Бәя бирелә торган оешмалар исемлеге

Иҗтимагый советның эш планы

Сыйфатны бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында мәгълүматлар

Сыйфатны бәйсез бәяләү барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча оешмаларның план/хисабы

Гражданнарга сыйфатны бәйсез бәяләү үткәрүдә аларның катнашу мөмкинлеге хакында хәбәр бирү буенча чаралар турында мәгълүматлар

www.bus.gov.ru рәсми сайтын популярлаштыру турында мәгълүматлар


Понедельник, 30 января 2023, 16:36